Дүртөйле шәһәрендә проект комитеты утырышы узды. Көн тәртибендә 2020 елда муниципаль район территориясендә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру йомгаклары каралды һәм 2021 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Үз чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның зур әһәмияткә ия булуын, муниципаль район территориясендә гамәлгә ашырылганда Русия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы тарафыннан куелган бурычларны үтәү зарурлыгын билгеләп үтте.
Хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Салават Мөкминов район территориясендә нинди гомумдәүләт (төбәк) проектлары гамәлгә ашырылуын һәм әлеге проектларны 2020 елда финанслау күләмнәре турында чыгыш ясады.
2020 елда муниципаль район территориясендә гомумдәүләт проектлары кысаларында төбәк проектларын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2021 елга өстенлекле бурычларны билгеләү турында тулырак https://durtuli.bashkortostan.ru/activity/15509/ аерым мәкаләләрендә белергә мөмкин.
Фото: durtuli.bashkortostan.ru