+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төп максат - Гагарин кубогы!

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Төбәк җитәкчесе спортчыларга Континенталь хоккей лигасы плей-оффында җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Төбәк җитәкчесе спортчыларга Континенталь хоккей лигасы плей-оффында җиңүләр һәм уңышлар теләде.

КХЛның даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча Уфа клубы Көнчыгыш конференциянең турнир таблицасында дүртенче урында урнашты.

– «Салават Юлаев» өчен даими чемпионат начар тәмамланмады. Сез, үткән өч ел белән чагыштырганда, шактый яхшы нәтиҗә күрсәттегез. Әлеге турнир өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Ул бик чагу һәм кызыклы булды. Сез безгә бик күп тылсымлы мизгелләр бүләк иттегез. Ә тугыз җиңүдән торган соңгы серия искиткеч булды, - диде Радий Хәбиров. - Команда бик яхшы сезон үткәрә. Чемпионатта "Салават Юлаев" менә дигән хоккей күрсәтте. Ул, бер яктан, һөҗүмче иде, ләкин шул ук вакытта яклау да көйле эшләде. Мин баш тренер Томи Ламсага һәм барлык тренерлар штабына бик рәхмәтле.

Республика Башлыгы плей-оффта клуб өчен төп максат – Гагарин кубогын яулау, дип билгеләп үтте. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, «Салават Юлаев» җиңүләре республика халкын, бигрәк тә үсеп килүче буынны хоккей белән шөгыльләнергә рухландыра,

- Март аенда сезнең уенчы Родион Әмировның туган ягы Ишембай районында Боз сараен төзеп бетерәбез. Октябрьскийдагы зур объектны киләсе елда төгәлләячәкбез. Җәен Баймакта Боз аренасы төзелешен башлыйбыз. Күп кенә район үзәкләрендә һәм зур булмаган шәһәрләрдә без хәзер ФОКлар төзибез, чөнки күпләр хоккей уйнарга хыяллана, – диде Радий Хәбиров. – Шулай булгач, без үз эшебезнең бер өлешен эшлибез. Киләчәктә сезгә алмашка килеп, «Салават Юлаев» байрагын горур рәвештә күтәреп баруны дәвам итәчәк яшь буынны сезнең өчен әзерлибез!

Баш тренер Томи Ламса команда исеменнән республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Республикада "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында спорт юнәлешендә дә күп эш башкарылуының дәлиле булып «Салават Юлаев» хоккей клубының уңышлы чыгышларын да әйтеп була.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас