+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңартылган Караидел клубы гөрләп эшли!

Караиделдә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылган күпфункцияле авыл клубы мәдәни-агарту эшчәнлеген алып бара.

Караиделдә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылган күпфункцияле авыл клубы мәдәни-агарту эшчәнлеген алып бара.
Учреждениенең модернизацияләнүе аның эшен сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге бирә. Клубта хәзер гармунчылар ансамбле, өлкәннәр өчен сәламәтлек клубы, “Грация” гимнастика төркеме бар. Актив ял яратучылар вакытларын тренажер залында үткәрә, теннис, бильярд, шахмат уйный. Планда – караоке-клуб будыру.
Яңартылган сәхнәдә төрле чаралар, бәйгеләр, концертлар үтеп тора. Күпфункцияле авыл клубында БСТ телеканалының “Тамыр” балалар-үсмерләр тапшыруы да төшерелде, анда төшәргә биш гаилә, Яңа Бәрдәш һәм Караяр авыл хакимиятләреннән балалар чакырылды. Алар шәҗәрләре, мавыгулары турында сөйләде.
Актлар залында “Нурбостан” беренче башкорт анимацион сериалының презентациясе үтте.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы Марина Мальцева билгеләвенчә, биредә алар бик теләп бию белән шөгыльләнә, иҗат өчен барлык шартлар тудырылган, күп чаралар оештырыла.
Фото: putokt.rbsmi.ru
Читайте нас