Башкаланың «Торатау» Конгресс–холлында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Концерт залында эшче һөнәр ияләре, күпбалалы әниләр, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Башкортстанның барлык хатын-кызларына котлау һәм рәхмәт сүзләре белән төбәк Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте.
“Кадерле хатын-кызларыбыз!
Барыгызны да иң матур язгы бәйрәм белән ихлас котлыйм! Сезгә карап сокланудан күңелләр яктыра.
Кадерле гүзәлләребез! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бүген сезнең белән күңелем ял итә. Сез гаҗәеп мәхәббәт, матурлык, наз атмосферасы тудырырга сәләтле. Барыгызга да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез тормышны тирән мәгънәле итәсез. Безне батырлыкка рухландырасыз. Гаилә учагын саклыйсыз. Без әниләр алдында баш иябез. Сезгә, әниләр, мәхәббәт, кайгыртучанлык, сабырлык күрсәтүегез, лаеклы тәрбия бирүегез өчен зур рәхмәт!" - диде Башкортстан Башлыгы.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, хатын-кызлар иң яхшы сүзләргә лаек һәм һәрвакыт үзләренең һөнәри осталыклары һәм талантлары белән сокландыра, һәр эштә үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә. Радий Хәбиров аларның берничәсен атап үтте, әлеге гүзәл затлар көчле алкышларга лаек булды.
Тантанага килгән һәр хатын-кызга чәчәк гөлләмәсе бүләк ителде, алар искиткеч матур концерт карады.
Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.