+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Калтасыда Спорт бәйрәме үтте

Чара “Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы”на багышланды.

Чара “Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы”на багышланды.

Калтасы районының Краснохолм авылында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында “Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы” ачылды.
Бәйрәм балаларны, яшьләрне һәм өлкән буынны үзенә җәлеп итте. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Алексей Горев барысын да бәйрәм белән котлады һәм район данын яклаган, республика һәм Русия җыелма командасы составына кергән яшь спортчыларга Мактау грамоталары тапшырды, ел дәвамында үзләренең ирекле эшчәнлеген дәвам иткән волонтерларга рәхмәт белдерде.
Балалар өчен уен мәйданчыклары, осталык дәресләре, чаңгы ярышлары, волейбол буенча турнир, хоккей, мәктәп командалары минифутболы — болар барысы да шатлык атмосферасы тудырды.
Район активистлары һәм медицина хезмәткәрләре төбәкнең шифалы үләннәреннән чәй әзерләде.
“Сәламәтлек – кеше тормышындагы иң төп кыйммәтләрнең берсе, начар гадәтләрдән баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз-үзеңә һәм якыннарыңа җаваплы мөнәсәбәт аны озак елларга саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Физик культура һәм спорт сәламәтлекне ныгытуның мөһим факторлары булып тора. Безнең бурыч — моның өчен кирәкле шартлар булдыру”, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Алексей Горев.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас