Благовещенда 220 урынлык балалар бакчасы сафка кертелде.
Благовещенда 220 урынга исәпләнгән “Лукоморье” балалар бакчасын техник ачу булды. Ул Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән. Балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган: иркен төркем һәм йокы бүлмәләре, заманча азык-төлек блогы һәм медицина блогы җиһазландырылган. Мәктәпкәчә учреждение халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә уңайлы.
Балалар бакчасы 12 төркемгә исәпләнгән, аларның дүртесе — кече яшьтәге төркемнәр, аларга яшь ярымнан башлап балалар йөри. Балалар бакчасы ихатасында яңа заманча уен һәм спорт җиһазлары белән мәйданчыклар әзерләнгән. Тәрбияләнүчеләрнең хәвефсезлегенә дә зур игътибар бирелә: бинада автоматик янгын сигнализациясе системалары урнаштырылган, бөтен территория буенча видеокүзәтү алып барыла, үткәрү режимы гамәлдә, дип хәбәр итәләр республиканың Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә.
“Хәзер балалар бакчалары бик заманча, барысы да безнең балалар өчен уйланылган, әмма һәр яңа балалар бакчасы коллективның һәм җитәкченең хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Биредә мин бик уңган хуҗаны һәм актив җитәкчене күрәм, тыныч булырга мөмкин, объектны ышанычлы кулларга тапшырабыз”, — дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрахимов.
Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов кунакларга һәм төзүчеләргә яңа мәктәпкәчә учреждение өчен рәхмәт белдерде.
“Безнең өчен бу бик кирәк иде, балалар бакчасы ачылу белән урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итәчәкбез”, — дип өстәде ул.
Быел май аенда ук балалар бакчасы беренче сабыйлар өчен ишекләрен ачачак.