Стәрлетамакта "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты ярдәмендә сигналларны кабатлаучы светофорлар барлыкка киләчәк.
Биредәге Октябрь проспекты һәм Артем урамы киселешендә подрядчы оешма быел беренче светофор объектын урнаштыруга кереште. Светофор сигналны кабатлаучы җайланма белән җиһазландырылачак.
Шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юрий Тротт, быел шәһәрдә 12 светофор урнаштырылачак, дип сөйләде. Шулай ук, 12 километр юл ремонтланачак.
«Бүген «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты буенча беренче светофор урнаштырабыз. Әлеге юл чатында кабатлаучы җайланмалы светофор булачак. Статистика буенча, узган елдагы белән чагыштырганда, шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләренең үлем белән тәмамланган очраклары 50 процентка кимегән", - дип билгеләп үтте Юрий Вольдемарович.
Башкортстан Республикасы Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Азамат Таепов, 2021 елда республикада гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк, дип сөйләде.
«2021 елда Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләре буенча 250 километрдан артык юл норматив хәлгә китереләчәк. Шулай ук светофор объектлары, барьер һәм җәяүлеләр өчен киртәләр урнаштырылачак, тротуарларны норматив хәлгә китерәчәкләр, юл хәрәкәтен оештыруның башка техник чаралары һәм билгеләр куелачак», — дип сөйләде Азамат Таепов.
Подрядчы оешма вәкиле хәбәр иткәнчә, әлегә бригада нигез салу терәкләрен урнаштыра, алга таба аларны махсус маркалы бетон кулланып катырачаклар, һәм бер атнадан инде терәкләр һәм консоль өлеше урнаштырылачак.
Фото: "Администрация ГО г. Стерлитамак РБ"