+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Диетолог кесәгездә генә йөриячәк!

Ә бу мөмкин икән бит!

Ә бу мөмкин икән бит!

"Демография" гомудәүләт проекты кысаларында "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Туклану көндәлеге" дигән сервис эшли башлады. Биредә сезнең тәүлеклек энергиягә булган ихтыяҗны исәпләп чыгарачаклар һәм рационны яхшы итеп оештырырга ярдәм итәчәкләр, чөнки калория нормасы кысаларыннан чыкмас өчен файдалы матдәләрне кирәкле күләмдә генә алырга кирәк. Сервис ярдәмендә сез бушлай, әмма компетентлы консультантлы булачаксыз, өстәвенә, бу уңайлы да, чөнки ул тәүлегенә 24 сәгать сезнең белән булачак.

Сервисны "ВКонтакте" мобиль кушымтасында бушлай карарга була, өстәмә кушымтаны күчереп алырга, яки яңа хисап язмасын булдырырга кирәк түгел. Шулай ук аңа үзеңнең сәхифәдән дә чыгарга мөмкин, моның өчен "Сервислар" бүлегендә "Сәламәтлек" пунктын табарга кирәк. "Туклану көндәлеге" – бу сервисның бер бүлеге.

Старт өчен үз мәгълүматыгызны тутырырга кирәк: яшьне, җенесне, авырлыкны, физик активлык дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк. Шулай ук сез ябыгырга, форманы сакларга, яки, киресенчә, килограммнар җыярга уйлыйсызмы, шуны ачыкларга.

Сервис сезнең көндәлек энергетика ихтыяҗларын исәпли (мәсәлән, 1924 ккал чыккан). Моннан тыш, ул барлык калорияне, аларны җыярга кирәк булган иртәнге аш, төшке аш, кичке аш һәм кайчан капкалап алуны җентекләп күрсәтәчәк.

Сез, нәрсә ашаганыгызны һәм эчкәнегезне күрсәтеп (кушымтада продуктларның бик зур таблицасы бар), күпме аксым, углевод һәм май ашаганыгыз исәпләнә, кайсы артык, кайсы җитешмәве искәртелә. Һәм болар барысы да автомат рәвештә башкарыла.

Сервис сыеклык эчү режимы буенча да киңәшләр бирә: көненә 8 стакан су килеп чыга. Эчәсең дә билгеләп куясың. Искәрмәләрне дә көйләргә була.
Көндәлекне даими кулланганда авырлыкның үзгәрүен күзәтү, башлангыч мәгълүматларга һәм рационга төзәтмәләр кертү мөмкинлеге барлыкка килә.

"Җәмгыять сәламәтлеген ныгыту" федераль проекты кысаларында эшләнгән "Сәламәтлек ВКонтакте" сервисында тагын бик күп файдалы бүлекләр бар.
Шулай, кушымта тәмәкене ташларга ярдәм итәчәк. Мотивацияне ныгыту өчен тартуны ташлаганнан соң күпме акчаны янга калдырганыгыз күренә, ә элек тәмәкегә тотынган беренче 5000 сум җыелгач, сездә "Сәламәтлек инвесторы" дигән виртуаль значок пәйда булачак.

Менә-менә янә тартып китәчәгегезне сизәсезме? "ВКонтакте" монда да ярдәмгә киләчәк, мәсәлән, уеннар белән шөгыльләргә, яки сулыш алу күнегүләрен ясарга һәм ял итәргә тәкъдим итәчәк. Көн саен үткәрелә торган адымнар саны буенча норманы үтәргә дуслар белән ярышырга ярдәм итәчәк, әлбәттә, әгәр алар да сервистан файдаланса.

Табиблар тәкъдим иткән "алтын" стандарт: көненә 10 мең адым. Бу сервиста бүген дусларыңның ничә адым ясаганнарын карарга була. Төркемдә берләшегез һәм бер-берегезне дәртләндереп торыгыз.

Киләсе файдалы нәрсә – сулыш алу практикасы. Аның ярдәмендә стресстан котылырга, ял итәргә, тизрәк йокларга, ә бәлки, киресенчә, дәртләнергә һәм эшкә сәләтлелекне арттырырга мөмкин. Һәр бурычның үз механикасы бар: сулыш техникасы төрләре күп. "Сәламәтлек ВКонтакте" сезгә барысын да сөйләп бирәчәк.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас