+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Бер уч орлык зур урманга әйләнсен!

Республиканың урман хуҗалыгы эшчәннәре куелган планны арттырып үти.

Быел Башкортстан урманчылары өч тонна күркә һәм орлыкларны җыярга планлаштыра. Узган елда урман хуҗалыклары тарафыннан план 1,7 тонна булган, 2,3 тонна ылыслы һәм яфраклы агач орлыклары хәзерләнгән, шулардан 612 килограммы - чыршы, 1030 килограммы - нарат, 500 килограммы - имән.
Ылыслы агач орлыкларының иң күп өлешен Бәләбәй, Зилаер, Салават һәм Кыйгы урман хуҗалыклары җыйган. Бу хакта Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр.
Барлык хәзерләнгән орлыклар “Рослесозащита” учреждениесенең Башкортстан филиалында сортларын һәм сыйфатларын билгеләүгә экспертиза уза. Аларны питомникларда чәчкәндә ылыслы агачларның районлаштырылган орлыкларына аерым игътибар бирелә. Республикада урман тергезү эшләрен башкару өчен 68 урман питомнигы эшли. Моннан тыш, һава шартларына бәйсез рәвештә, утырту материалын нәтиҗәле һәм гарантияле алу өчен 11 теплица бар.
Урманнарны тергезү - "Экология" гомумләүләт проектын гамәлгә ашыруның иң нәтиҗәле юлларының берсе ул.
Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас