+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Проектларны гамәлгә ашыру җитди контрольгә алынды

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров видеоконференцэлемтә режимында республика Хөкүмәте утырышын уздырды.

— Бүгеннән башлап президиумнар утырышын без беренче вице-премьерларның алар кураторлык иткән әһәмиятле проектларны тормышка ашыру барышы турындагы докладларыннан башлаячакбыз, — дип искәртте Андрей Назаров. — Һәр проект яисә процесс буенча көндәлек һәм атналык планнар нигезендә эшләрнең ничек баруын үз күзләребез белән күрү өчен эшләрне башкару графигы төзеләчәк. Төп максат — эшне вакытында, сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп башкару. Әгәр дә без “кызыл зона”га эләксәк, артта калуларның сәбәпләрен игътибар белән анализлаячакбыз һәм тиз арада чишелеш юлларын табачакбыз. Министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре үзләренең профильле проектлары буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итәргә әзер булырга тиеш.

Утырышта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов ике проектның үтәлеше барышы турында сөйләде. Атап әйткәндә, Уфаның Агыйдел аръягы бистәсендә инженерлык инфраструктуралары төзү һәм Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалын үткәрүгә әзерлек турында сүз барды.
Мәсәлән, Агыйдел аръягында, Дим һәм Затон арасындагы территориядә торак төзү планнары сәнәгать масштабларында республикада торак фондын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу территория җылылык, газ, электр белән тәэмин ителгән. Быел булачак төзелеш территориясендә су тәэминаты һәм канализация буенча дүрт объект төзү планлаштырыла.
— Без Агыйдел аръягы буенча мартка җентекле график эшләдек инде, — дип хәбәр итте беренче вице-премьер Рөстәм Моратов. — Алга таба без апрельгә көндәлек мониторинглар периметрына күчерәчәк айлык графиклар әзерләдек, — диде ул.
Шуны да ассызыкларга кирәк: әлеге бистә төзелү Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның да бер юнәлеше ул.
Быел июльдә узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионатының финалына килгәндә, монда инде проблема билгеләнгән. “Кызыл зона”га финанс дирекциясе һәм җиһазлар сатып алу эшләре эләккән. Премьер-министр искә төшергәнчә, «Яшь профессионаллар» чемпионатының финалы Уфада Русиянең барлык төбәкләреннән 1,5 меңнән артык яшь эшче һәм инженерны җыячак.
— Чарага кадәр якынча 20 атна кала һәм без аны иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш, — диде Андрей Назаров. — Көндәлек эшләрне системалы рәвештә башкаруны активлаштырырга кирәк, — диде ул.
Шулай ук Андрей Назаров вице-премьер Азат Бадрановка Фольклориадага әзерләнү графигын формалаштыруны контрольгә алырга кушты, ул да быел июльгә планлаштырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас