“Бердәм Русия” партиясе тормышка ашырган проектта Башкортстан 2017 елдан башлап катнаша. Аңа ярашлы бәләкәй шәһәрләрдә һәм авыл җирендә кешеләрне мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү өчен шартлар булдырыла.
Проектның төп юнәлешләренең берсе – “Урындагы мәдәният йорты”. Дүрт ел эчендә республиканың 77 мәдәният йортының матди-техник базасын ныгыту өчен 22,1 миллион сум юнәлтелгән. Үткән ел гына 15 район бу максатларга 54,8 миллион сум алган. Бу чараларга музыкаль уен кораллары, сәхнә киеме, оргтехника, креслолар һәм башка җиһазлар алынган, ремонт ясалган.
Быел авыл мәдәният йортларын модернизацияләүгә 63,9 миллион сум җәлеп ителәчәк, шул исәптән 53,4 миллион сум – федераль бюджеттан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан - Русия төбәкләре арасында беренче урында.
“Кече шәһәрләр театрлары” һәм “Театрлар – балаларга” юнәлешләре кысаларында кирәкле ярдәмне балалар һәм курчак тетрлары, шулай ук кеше саны 300 меңнән артмаган шәһәрләр театрлары ала. 2017 елдан Башкортстанда бу максатларга 214 миллион сум юнәлтелгән, сигез театрның матди-техник базасы ныгытылган, шул исәптән өч балалар театрының.
Быел проект кысаларында 12 спектакль куярга һәм сигез театрның матди-техник базасын ныгытырга исәплиләр.