Агымдагы ел ахырына Дүртөйле шәһәрендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.
Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте аңлатуынча, биредә "Ачык шәһәр" проекты буенча шәһәрнең тарихи һәм заманча үзәкләре: элекке сыра заводы территориясе һәм Ленин мәйданы берләштереләчәк. Проектның авторлары - Башкортстан шәһәрләре үсеше институты, Orchestra архитектура студиясе, Дүртөйле районы хакимияте һәм халкы.
Республика белән идарә итү үзәге мәгълүматларына караганда, шәһәрдә элекке завод урынында яшьләр өчен формаль булмаган шәп мәйдан булачак, ә Ленин мәйданы ял итү урынына әвереләчәк.
Бу урыннар халыкны җәлеп итү ноктасы, мәдәни һәм спорт тормышы үзәкләре булыр дип планлаштырыла.
Фото: mgazeta.com сайтыннан