+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салават спортчылары нормативларны үти

Салават шәһәренең спорт мәктәбенә ГТО комплексының мобиль җиһазлары кайтарылды.

Салават шәһәренең спорт мәктәбенә ГТО комплексының мобиль җиһазлары кайтарылды.

Салават спорт мәктәбендә Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ГТО комплексының мобиль җиһазлары барлыкка килде.

Күптән түгел Салават шәһәренең “Алмаз” спорт мәктәбендә ГТО комплексының мобиль җайланмасын презентацияләү булды. Шәһәр хакимияте башлыгы Игорь Миронов Башкортстанның хәрби-спорт фондына инвентарь сатып алуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Чара кысаларында узган елда нормативларны үтәгән катнашучыларга ГТО комплексының алтын билгеләрен һәм таныклыклар тапшырдылар. Презентациянең рәсми өлешеннән соң, барлык теләүчеләр дә яңа җиһазларны сынауда катнашты һәм ГТО комплексы нормативларын үтәп карый алды.

Фото: Башинформ
Читайте нас