Чемпионнан осталык дәресе шушы көннәрдә Башкортстанның Тәтешле районында «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы" төбәк проектын тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.
«Уфимец» баскетбол клубының элекке уенчысы Владимир Миңнеәхмәтовның килүен Тәтешле районы спортчылары зур түземсезлек белән көтте. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илгиз Шакировның тәрбияләнүчесе үзенең кече ватанында осталык дәресләре үткәрде.
Яшь баскетболчылар бу уен төренең һәр уенчыдан җаваплылык, чыдамлык, тизлек сәләтен, хәрәкәтләрне координацияләүне, сыгылмалылыкны, хәрәкәтчәнлекне таләп итүен белде.
- Баскетбол сезне яхшырак итәчәк, - дип уртаклашты егетләр белән Владимир Миңнеәхмәтов. - Баскетбол минем өчен – ул минем команда, дусларым, тренерым, безнең уен һәм җиңүләр!
Тәтешле районы хакимиятендә танылган баскетболчыга осталык дәресләре үткәргәне, спорт үсешенә һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга актив өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Фото: Тәтешле районы хакимияте