Startup Tour 2021 технологик проектларының төбәк конкурсына Уфада 56 гариза керде. Эксперт комиссиясенә өч конкурс трегында ярымфиналчыларны сайларга туры киләчәк. 22 мартта алар жюрига үз проектларын тәкъдим итәчәк һәм төп приз - 300 мең сум өчен көч сынашачак.
Иң күп гаризаларны (26) «Мәгълүмати технологияләр» трегы җыйды, икенче урында — «Индустриаль һәм энергетика технологияләре» (20), өченче урында - «Медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр» трегы (10).
Конкурска иң күп проектлар (45) - Башкортстаннан, өстәвенә, республика башкаласыннан гына түгел, Стәрлетамак, Октябрьский, Сибай, Мәләвез, Салават, Дүртөйле, Караидел, Югары Тәтешле, Толбазы һәм башка торак пунктлардан заявкалар бар.
Дүрт заявка Екатеринбургтан, тагын ике команда Казаннан килгән иде. Моннан тыш, Startup Tour Уфа этабында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Алтай крае, Амур өлкәсе һәм Саха (Якутия) Республикасыннан технологик эшмәкәрләр катнашырга теләк белдерделәр.
Римма Бойцова, Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе: «Башкортстан Республикасы инде икенче тапкыр Startup Tour төбәк этабын үткәрү урынына әверелә, бу аның инновацион проектларны үстерү буенча потенциалы яхшы булуын күрсәтә. Башкортстан стартаплары тәкъдим иткән проектларның күбесенең уңышлы булу мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Безнең өчен бизнес, сәнәгать һәм мәгариф хезмәттәшлеге белән эшкуарлар үз идеяләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыра алырлык мохит булдыру мөһим".
Startup Tour төбәк этабы Уфада онлайн сайтта узачак startup-tour.ru теркәлгән килүчеләр стартапларның авторлары, жюри әгъзалары, «Сколково» вәкилләре һәм башка катнашучылар белән аралаша алачак.
Төбәк конкурсның финалчлары 27 һәм 28 майда «Сколково» инновацион үзәгендә узачак Русия һәм БДБ илләрендәге технологик эшкуарлар өчен иң зур конференциягә Startup Village — чакыру алачак. Конкурста җиңүчегә 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.
Элемтә өчен өстәмә мәгълүмат:
Оксана Мурзинова, Startup Tour Матбугат хезмәте вәкиле
o.murzinova@agt-agency.ru
+7-920-039-39-55
Startup Tour - Русиядә технологик эшкуарлык мәдәниятен үстерүгә һәм төбәкләрдә перспективалы инновацион стартапларны ачыклауга юнәлтелгән иң масштаблы проект. 2011 елдан ул 100дән артык шәһәрдә булды, экспертлар конкурска бирелгән 15 меңнән артык заявканы карады. 2021 елда Startup Tour онлайн узачак, ул Тверь, Уфа, Самара, Петропавловск-Камчатка, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Краснодар, Томск, Мурманск шәһәрләрен колачлап узачак. Оештыручылар - "Сколково" фонды һәм "Сколково Форум" оешмасы. Катнашу бушлай. Теркәү мәҗбүри.
Фото: Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты