Башкортстан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасының барлык юнәлешләрендә дә актив катнаша. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2020 ел нәтиҗәләре буенча 54 районнан 385 гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр бирелгән. Бу аларга 32 мең 670 квадрат метрдан артык торак төзергә мөмкинлек биргән. Социаль биләү шарты белән 22 районнан 61 гаилә ташламалы шартларда торак алган.
Ташламалы авыл ипотекасы механизмы республикада яшәүчеләргә бик кирәкле булып чыкты. Вәкаләтле банклар тарафыннан 4,5 миллиард сумнан артык 2 мең 200 кредит бирелгән.
Моннан тыш, программа кысаларында 145 инфраструктура проекты гамәлгә ашырылган, шуларның 54е – авыл территорияләрен төзекләндерүгә кагыла. Гомумән алганда, 2020 елда программа чараларына 2 миллиард 459 миллион сум акча юнәлтелгән.
Бүген төбәктә 2021-23 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын гамәлгә ашыру буенча федераль министрлык белән килешүләр төзелгән. Бу елларда финанслауның гомум күләме 5,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Торак, социаль объектлар, юллар төзү, территорияләрне төзекләндерү төп юнәлешләр булып кала.
Бүген районнарда “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында гражданнарга торак урынын биләү шарты буенча торак бирү өчен бер күпфатирлы (4 катлы, 24 фатирлы) һәм 37 шәхси йорт төзелә. Мондый торак төзелешенә районнарга субсидияләр бирелә. Шунысын билгеләргә кирәк, Башкортстанда әлеге программа республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елда районнарга әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 84,3 миллион сум бүлеп бирелгән, шуның 67,2 миллион сумы – федераль бюджеттан. Бу республиканың 61 гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча төзелүче иң зур объект – Ярмәкәй районы үзәгендәге 24 фатирлы йорт. Сигез фатир төбәкнең иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте белгечләренә, калганнары дәваханә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә биреләчәк.
Тиздән файдалануга тапшырылачак бу йортны үзебез барып күрдек. Анда 8 бер бүлмәле, шулкадәр үк ике һәм өч бүлмәле фатирлар бар. Аларга заманча ремонт ясалган, электр, су, җылылык үткәрүдә иң яңа, заманча технологияләр кулланылган.
– “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы Ярмәкәй районында нәтиҗәле кулланыла, – ди район хакимияте башлыгының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, юл төзелеше, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Равил Арсланов. – Аңа ярашлы рәвештә, су, газ үткәргеч, авылларга юллар төзелде. 2021 елда 5 ике фатирлы йорт төзелә башлаячак, янә 10 гаилә фатирлы булачак. Ә дүрт катлы йортны март башында файдалануга тапшырырбыз дип уйлыйбыз.
Равил Мәгариф улы әйтүенчә, төзелеш эшләренә район хуҗалыклары да актив кушылган. Әлегә 4 катлы йортны төзүдә “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте катнашса, быел 5 йортны төзүгә берничә авыл хуҗалыгы оешмасы, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары да кушыла. Алар фатирларның 20 процентына кадәр хакын түләячәк. Моннан тыш, муниципаль бюджеттан да акча бүленә.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына кушылу өчен билгеле бер конкурс үтәргә, анда җиңеп чыгарга кирәк. Төзелешкә алыначак подрядчы да конкурс аша тәгаенләнә. Анда моңа кадәр район үзәгендә беркатлы күпфатирлы йорт төзеп, үзен яхшы яктан күрсәткән “Вернум” җәмгыяте җиңеп чыкан. Ул Бәләбәй шәһәрендә урнашкан, аны Ярмәкәйдә туып-үскән Азамат Галиуллин җитәкли.
– Дистә еллар буена төзелештә эшләп тә, мондый җитәкчене күргән юк иде, – диләр бертавыштан фатирларны файдалануга тапшырырга әзерләүче эшчеләр Ольга Афанасьева белән Валентина Солтанова. – Әлеге йортны сала башлаганнан бирле биредә эшлибез. Эшне нәтиҗәле оештыра белүче булганда, барысы да көйле бара. Шуңа да без Азамат Азат улына рәхмәтле.
Әлеге йорттан фатир ачкычы алучылар бу кызларның үзләренә дә, һичшиксез, рәхмәтле булачак, чөнки мондагы бизәкләү эшләре күңел салып башкарылган. Гомумән, бу йортта яшәргә килүчеләргә чын-чыннан бәхет елмайгандыр ул. Әйткәнебезчә, андагы фатирларны социаль биләү буенча бирәләр. Аны алган оешмада 5 ел эшләгәч, биредә яшәүче фатир хакының 10 процентын түләп, аны хосусыйлаштыра ала. Әйтик, ул 1,500 миллион сум булса, аны 150 мең сумга алып була. Ә 10 елдан соң – 1 процент! 15 000 сумга фатир кайда бар? Ярмәкәйдә! Республиканың башка төбәкләрендә дә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы шулай ук уңышлы файдаланылсын иде.
Резида ВӘЛИТОВА.
Ярмәкәй районы.