«Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы 2019 елдан «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында алынган урман янгыннары техникасы ярдәмендә, 2020 елда катлаулы янгын хәвефсезлеге сезоны булуга карамастан, урман янгыннарыннан килгән зыян төбәк проектында билгеләнгән 18 миллион сумнан артмаган һәм 7,5 миллион сум тәшкил иткән. 2021 елга “Урманнарны саклау” проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы алдында урман янгыннарыннан китерелгән зыян суммасын 17,3 миллион сумнан арттырмау бурычы тора.
Шуңа бәйле рәвештә, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар, Башкорт ДАУ, Уфа урман-техника техникумы һәм Республика балалар экология-биология үзәге белән берлектә урман янгыннары чыгу куркынычын киметү өчен чаралар комплексын планлаштырды.
12 мартта Уфа урман-техника техникумы студентларының уку төркеме Башкортстан Урман янгыннары үзәгендә һәм Уфаның өченче типтагы Урман янгыннары станциясендә булды.
ЛПС-3 җитәкчесе Айдар Мортазин станциянең эше, аның җиһазлары турында җентекләп сөйләде, урман янгыннарын сүндергәндә кулланыла торган техниканың бөтен линейкасын күрсәтте.
Үз чиратында, Башкортстан Урман янгыннары үзәгенең очучы-күзәтүчесе Урал Риянов укучыларны интерактив формада урманнарда янгын куркынычын авиация мониторингы үзенчәлекләре белән таныштырды. Урал Риянов җитәкчелегендә балалар пилотсыз очу аппараты системасы белән идарә итү мөмкинлегенә ия булды.
Фото: forest.bashkortostan.ru