+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда «Ел мастеры» конкурсы узачак

22 марттан 31 майга кадәр Русия һөнәри белем бирү оешмаларының производствога өйрәтү осталары арасында «Ел мастеры» Бөтенрусия конкурсының республика этабы узачак.

22 марттан 31 майга кадәр Русия һөнәри белем бирү оешмаларының производствога өйрәтү осталары арасында «Ел мастеры» Бөтенрусия конкурсының республика этабы узачак.

Республика конкурсын оештыручылар - Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика Һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы.

Мәгълүм булуынча, бу конкурс «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Конкурс производствога өйрәтү буенча талантлы осталарны һөнәри модульләр, дисциплинаара курслар, һөнәри цикл практикалары укытучыларын ачыклау һәм бүләкләү, педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү, мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы идеяләрне пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Фото: srk.nationalpriority.ru сайтыннан
Читайте нас