+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Виртуаль концерт залы тамашага чакыра

19 мартта “Н.А. Римский-Корсаков көне” Бөтенрусия фестивале кысаларында Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең музыкаль-әдәби лекторий концерты була.

19 мартта “Н.А. Римский-Корсаков көне” Бөтенрусия фестивале кысаларында Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең музыкаль-әдәби лекторий концерты була.

Лекторий артистлары талантлы композиторның әкият-опералары буенча мавыктыргыч музыкаль сәяхәт әзерләгән. «Диңгез офицерының музыкаль әкиятләре» программасында «Кар кызы», «Салтан патшасы турында әкият», «Садко» операларыннан өзекләр, «Шәһрезадә» симфоник сюитыннан өзекләр яңгыраячак. Рим-Корсаков үз музыкасында әкият эчтәлеген һәм тирәнлеген генә түгел, әкияти, шигъри атмосфераны да бик җиңел тапшыра алган.

2020 елның 26 ноябрендә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсендә “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган виртуаль концерт залы онлайн тамашачыларга бөтен ил һәм чит ил буйлап югары сыйфатта концерт карарга мөмкинлек бирәчәк.

Концертны 19 мартта 14 сәгатьтә “ВКонтакте”да Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең рәсми төркемендә карарга мөмкин булачак. Бушлай онлайн карау өчен сылтама:https://youtu.be/OEY4zrNePEw

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас