«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада Хәдия Дәүләтшина бульвары юлын ремонтлыйлар.
Мэриядә «ямаулар» хәлне коткармый, дип таныды. Якын арада юл хезмәтләре әзерлек эшләренә керешәчәк. Иң беренче чиратта, киләчәктә юлны киңәйтү өчен, начар хәлдәге агачларны кисәчәкләр. Ремонттан соң подрядчы оешма яңа яшел үсентеләр утыртачак.
"Капиталь ремонт объектының гомум озынлыгы 1,1 км тәшкил итә. Моннан тыш, урам-юл челтәре участогында тышкы яктырту модернизацияләнәчәк. Яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк, эшләр тәмамланганнан соң горизонталь юл тамгасын термопластик белән төшерәчәкләр. Шулай ук яңа светофор объектларын урнаштыру планлаштырылган», — дип аныкладылар Уфа хакимияте матбугат хезмәтендә.
Контракт буенча ремонтны 2021 елның 29 октябрендә тәмамлау планлаштырыла. Шундый ук эшләр Уфа үзәгендә — Ибраһимов бульварында да үткәреләчәк. 22 мартта биредә шулай ук әзерлек эшләре башланачак.
Фото: башинформ