Башкортстан Башлыгы үз сәхифәсендә кызыклы каталог белән уртаклашты.
Ул «Балалар өчен уен, спорт һәм парк җиһазлары, 2021 ел» дип атала. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, анда заманча уен мәйданчыклары, воркаутлар, эскәмияләр һәм шәһәр киңлекләрен бизәү-төзекләндерү өчен башка кече архитектура формалары сурәтләнгән.
«Бу китапның бәясе нидә һәм ни өчен мин бу хакта сөйлим? Ике ел элек без ишегалларын тәртипкә китерә башлагач, күпчелек кече архитектура формаларын республикадан читтә сатып алдык. Хәзер, Аллаһка шөкер, бу кече архитектура формаларын Башкортстанда җитештерүче предприятиеләр шактый. Бу хәлләргә бик шат һәм без нәкъ менә шундый уртак көч белән ишегалларын тәртипкә китерә алырбыз дип уйлыйм», — дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Әйе, Башкортстанда "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылучы эшләрнең матур бер чагылышы бу.
Фото: bashinform.ru