Илеш районы хуҗалыкларында ирешелгән нәтиҗәләр халыкның уңганлыгына, җитәкчелекнең тәвәккәллегенә нигезләнгән.
Илеш районында бүгенге уңышларга, заманның кырыс таләпләренә тырышлык һәм үҗәтлекне каршы куеп, зур кыенлыклар аша килделәр. Бу сүзләр, тәү карашка, пафослы тоелса да, чын мәгънәсендә ирешелгән нәтиҗәләрнең һәркайсы халыкның уңганлыгына, җитәкчелекнең тәвәккәлегенә, алдан күрүчәнлегенә нигезләнгән.
Продукция җитештерүне алыйк. Мәсәлән, ягулык-майлау материалларына, электр, машиналар һәм авыл хуҗалыгы техникасына бәяләрнең кискен артуы җитештергән продукция структурасын яңадан карарга мәҗбүр итте. Эзләнделәр, отышлы алымнарны сайладылар һәм уңай икътисади нәтиҗәгә ирештеләр. Хәзер илешлеләр, җитештерүнең нәтиҗәлелеген тагын да арттырып, авыл кешесенең яшәү сыйфатын яхшыртуны беренче планга куя. Гомумән, бу төбәктә авыл хуҗалыгындагы бер яңалыкны да игътибарсыз калдырмыйлар.
Бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган, зур уңыш вәгъдә иткән бөртекле һәм мал азыгы культураларының сыйфатлы орлык запасы тупланган районда. Республика базарында да, читтә дә сыйфатлы орлык сорау белән файдалана. Әйтергә кирәк, район хуҗалыклары ихтыяҗы булганнарга орлык сатып, ярыйсы ук яхшы табыш ала. Орлык, мәсьәләсенә түбәндәрәк тә тукталырбыз.
Районда, шулай ук, терлекчелек тармагында токымчылыкка беренчел игътибар бирәләр. Илеш районы терлекчеләре тулысынча ясалма орлыкландыруга күчте һәм бу алымның өстенлекләрен исбатлады. Бу уңайдан, беренче чиратта, “Урожай”, “Урал”, “Агыйдел”, Куйбышев исемендәге, “Мир”, “Маяк” һәм башка хуҗалыкларның эшчәнлеге игътибарга лаек.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Росагролизинг”ның генеральный директоры Павел Косов белән очрашуларының берсендә республикада заманча сөт фермалары төзүне проектлы финанслау мәсьәләсе дә каралган иде. Уңай тәҗрибәне тарату өчен үрнәк сыйфатында Илеш районындагы 1200 баш савым сыерына исәпләнгән тент һәм тимер конструкцияләр (каркас) кулланып ясалган җылытылган товарлыклы-сөтчелек фермасы сайланды. Шундый ферма “Урожай” токымчылык заводы” җәмгыяте базасында уңышлы эшләп килә. Әйткәндәй, 2019 елда районга эш сәфәре белән килгәч, Радий Фәрит улы “Урожай”да булып, заманча ферма белән танышты, анда эшне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Шуннан соң Башкортстан Хөкүмәтендәге “Инвестиция сәгате” утырышында районның берничә хуҗалыгының (шул исәптән Куйбышев исемендәге кооперативның) бу юнәлештәге башлангычы хупланды.
Ниһаять, Куйбышев исемендәге хуҗалыкта да 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән заманча фер-маның беренче чираты сафка кертелде. Югары дәрәҗәдә өстенлекле статус алган проект елына 8,4 мең тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән. Заманча технологиягә нигезләнгән проект 2020-22 елларда тулысынча тормышка ашырылып, сыйфатлы сөт җитештерү белән беррәттән, нәселле таналар үстереп, аларны республика хуҗалыкларына сата башларга тиеш.
Биналар урындагы РТП предприятиесе җитештергән каркас-тент конструкцияләрдән җыела. Түбәсенә, югарыда билгеләнгәнчә, җылытылган тент ябыла, бетон диварлар да, идәннәр дә җылытыла. 400 башка исәпләнгән беренче абзардагы саву залы Израильдә җитештерелгән идарә итү системасы белән җиһаз-ландырылган.
Проект сметасы 500 миллион сумнан артып киткән яңа ферманы “Илеш РТП”сы предприятиесе күтәрә. Әйтергә кирәк, проектка салынган акчаның байтак өлешенең район оешмасы тарафыннан үзләштерелүе, әлеге предприятиене эш белән тәэмин итү өстенә, урындагы казнага шактый салым кертү дә әһәмиятле. Шушы уңайдан, һәм, гомумән, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның хуҗалыкларны заманча, табышлы итү юнәлешендәге хәстәрлеген, һәрьяклы ярдәмен ассызыклый урындагы җитәкчеләр.
– Терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген үстерү күп факторларга бәйле. Мәсәлән, нәселле таналар проблемасын хәл итмичә, ферманың продуктлылыгын арттыру һич тә мөмкин түгел, – ди Куйбышев исе-мендәге хуҗалык җитәкчесе Вадим Авзалов. – Үзебезнең проект кысаларында 185 баш нәселле терлек сатып алдык инде. 150 тана алырга килешү төзедек, – дип билгеләп үтте ул.
Әлегә яңа корпуста 260ка якын сыер савыла, аларның һәрберсе көнгә 24 килограмм сөт бирә. Ә хуҗалык көн саен барлыгы 10,5 тонна сыйфатлы сөт җитештереп сата.
Икътисад һәм продуктның үзкыйммәте турында сүз алып барганда, Вадим Хәлил улы болай ди: “Һәр савым сыеры – үзенчәлекле бизнес проекты ул. Киләчәктә уңышка ирешү өчен максатчан эш алып барырга, нәкъ менә югары продуктлы таналарны үзебездә үстерергә кирәк”.
Сүз уңаеннан. Вадим Авзалов югары белемле икътисадчы, хуҗа-лыкта 2009 елдан башлап эшли. Хатыны Алия Айрат кызы белән ике бала үстерәләр. Тәүге чорда тәҗрибәле җитәкче Рәзиф Ихсанов кул астында икътисадчы булган. Аннары, Рәзиф Хатмулла улы үзе хаклы ялга китәргә җыенгач, яшь белгечне рәислеккә тәкъдим иткән. Шулай итеп, Вадим Авзалов дистә елга якын хуҗалыкны җитәкли. Остазы турында ул болай ди: “Колхоз — үзенә күрә бер дәүләт, аның үз сәясәте, үзенең җитәкчелек итү алымнары бар. Иң мөһиме — оештыруда өзеклеккә юл куярга ярамый. Һәр эшне вакытында башкар-саң, катлаулылыклар булмый, — ди иде Рәзиф абый” .
Икътисад һәм үзкыйммәт дигәннән, Вадим Хәлил улы билгеләвенчә, хәзерге шартларда терлекне сыйфатлы еллык азык белән тулысынча тәэмин итү өчен бер шартлы башка 3 гектар җир туры килергә тиеш. Куйбышев исемендәге кооперативның хуҗалык итү җирләре – 5850 гектар. Биредә, шулай ук, басучылык та ныклы нигезгә корылган. Узган елда бөртеклеләрнең тулай җыемы 14593 тонна булып, гектар көче уртача 29,1 центнер тәшкил иткән.
Илеш районында соңгы чорда чәчү орлыгы үстерүгә җитди игътибар бирелә. Хәзер кайбер белгечләр районны орлыкчылык төбәге дип тә атыйлар. Куйбышевлылар да, сыйфатлы орлык сатып, шактый табыш кертә. Мәсәлән, бу хуҗалыктан узган ел Свердловск өлкәсе, Башкортстанның Стәрлетамак, Ишембай, Бакалы һәм башка районнары хуҗа-лыклары бодай, арпа, карабодай орлыгы сатып алган.
– Без карабодай игүнең алдынгы ысулларын үзләштердек. Узган елда басуларда аның уңышы гектардан 27 центнер тәшкил итте. Бодай һәм арпа кебек чәчү материалларын, карабодайның элита репродукцияле “Светлана” сортын хуҗалыкларга күпләп тәкъдим итәбез, – ди Вадим Авзалов.
Әйе, теләсә кайсы хуҗалыкта нәтиҗәлелек, беренче чиратта, эшне дөрес оештыруга һәм компетентлы белгечләргә, эшсөяр хезмәтчәннәргә бәйле. Һәркем үз җаваплылыгындагы участокта эшне даими контрольдә тотса гына, гомум уңышка ирешеп була. Ягъни, уңышлы хуҗалык итүнең нигезе токымлы маллар һәм заманча биналар гына түгел, тәү чиратта, тырыш һәм намуслы кешеләр. “Аларның һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Даими нигездә хуҗалыкта 98 кеше эшли. Урып-җыю чорында хезмәтчәннәр саны 130дан артып китә. Бүгенге көндә аеруча тырышлык күрсәткән савучылар Рания Рәхимова, Зирина Әхмәтова, Рәсимә Латыйпова, бозау караучы Гүзәлия Газетдинова, терлекчеләр Илдус Тимеров, Фаил Каюмовның хезмәте мактауга лаек”, – ди җитәкче.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,