+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа ФАП ничек эшли?

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп яңа ФАПлар ачылды һәм ачылуын дәвам итә.

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп яңа ФАПлар ачылды һәм ачылуын дәвам итә.
Уфа районының Дмитриевка участок дәваханәсеннән 5 километр ераклыкта урнашкан фельдшер-акушерлык пункты да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Биредә иске ФАП 1972 елда төзелгән булган. 26,8 квадрат метр мәйдәнлы бина нормативларга туры килмәгән. Фельдшер Татьяна Фокина әйтүенчә, биредә бик салкын булган, балаларны кабул итү өчен ул алдан җылыткычлар кабызып торган, ә суны якындагы өйләрдән ташыганнар.
1985 елга кадәр ФАП Начапкино авылын да хезмәтләндергән, хәзер аны Миловка табиб амбулаториясе хезмәтләндерә. Фельдшерга чакыруларга җәяү йөрергә туры килгән, чөнки ул вакытта Ушаковога кадәр юл булмаган.
Әле ФАП өч авылны хезмәтләндерә — Ягодная поляна, Ушаково, Ясный. Барлыгы 429 кеше яңа ФАПта медицина ярдәме ала. Биредә эш өчен дә, халык өчен дә уңайлы шартлар булдырылган. Фельдшер һәм акушерка кабинетлары бар, процедура-прививка ясау бүлмәләре дә уңайлы.
Быел беренче кварталда гына ФАП 250 пациентны кабул иткән дә.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас