+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Вафат булучылар саны арткан

Гомер озынлыгы да, былтыргы белән чагыштырганда, кыскарган.

Үткән елда Башкортстанда үлем очраклары, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 1,2 тапкырга арткан. Узган елның гыйнварыннан декабренә кадәр "Росстат" мәгълүматлары республикада 59 844 кешенең үлүен күрсәтә. 2019 елда төбәктә 49 195 кеше вафат булган. Аерма 10 649 кеше тәшкил иткән.
Узган елның декабрендә Башкортстанда 6 275 кеше үлгән. Бу, 2019 елның декабрендәгегә караганда, 1,5 тапкырга күбрәк. Ведомство мәгълүматлары буенча, декабрьдә COVID-19 корбаннары 64 кеше булган.
Шулай ук хәбәр ителгәнчә, узган елда республикада үлүчеләр саны 18 664 кешегә арткан.
Былтыр Башкортстанда 41 180 бала дөньяга килгән, бер ел элек туган балалар күбрәк булган - 42 031.
Әлеге хәлләргә дөньяда таралган коронавирус инфекциясенең керткән өлеше бик зур. Шул ук вакытта, ил Президенты Владимир Путин "Демография" гомумдәүләт проектлары кысаларында 2024 елга кадәр халык санын ишәйтү белән беррәттән, гомер озынлыгын да арттыру бурычын куйган иде. Берничә елда бу күрсәткечләр күтәрелгән иде. Хәзер инде эшләрне тагын да камилләштерергә туры киләчәк.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас