+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ярмәкәй сабыйларын сөендереп!

Районда “Сөт кухнясы”ның яңа өләшү пункты ачылды.

Районда “Сөт кухнясы”ның яңа өләшү пункты ачылды.

Биредә 45 сабый бушлай сөт продукциясе алачак. “Алар дәүләт даруханәләре базасында урнашкан өләшү пунктларыннан күчерелә, анда ата-аналар коры катнашмалар һәм сөт продукцияләрен ала иде. Хәзер урындагы җитештерүчеләрнең сөт ризыклары белән тәэмин ителәчәк", — дип хәбәр итте сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Өләшү пункты Ярмәкәй авылындагы Карл Маркс урамы, 28нче йорт адресы буенча урнашкан. Түләүсез продукцияне бирү дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 8.30дан 17.30га кадәр башкарыла (төшке ял 14.00дән 15.00 сәгатькә кадәр). “Сөт кухнясы" продукциясен монда барлык теләүчеләр сатып алырга мөмкин.

Бүген республикада “Сөт кухнясы" ризыкларын аз керемле гаиләләрдән 23398 бала, 47 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук 467 йөкле хатын-кыз һәм бала имезүче аналар бушлай ала.

Билгеле булуынча, республикада “Сөт кухнялары” Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылды. Хәзерге вакытта Башкортстанда 7 җитештерү мәйданчыгы һәм сөт ризыклары һәм коры катнашмалар таратуның 130 пункты эшли.

Фото:bashinform.ru


Читайте нас