+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Механика"ның гаепле булуы танылды

Табигатьтән файдалануда да чик булуырга тиеш!

Билгеле булганча, законсыз табыш табигатькә генә түгел, икътисадка да зыян китерә. Лицензияле эшләнмәләрдән аермалы буларак, җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану нәтиҗәсендә зур җир мәйданнары юкка чыга, эшкәртү проект документларыннан башка алып барыла һәм рекультивация гамәлгә ашырылмый. Башкортстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Уфа территориаль идарәсе тарафыннан даими рәвештә контроль астындагы территориядә файдалы казылмаларны законсыз чыгару белән көрәш буенча төрле чаралар уздырыла: Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе һәм хокук саклау органнары белән даими рейдлар үткәрелә.

Шушы көннәрдә Унсигезенче арбитраж апелляция суды республиканың Арбитраж суды карарын үз көчендә калдырды, анда Башкортстан Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының "Механика" җәмгыятенә карата административ хокук бозу турындагы эш буенча карары тыңланды. Оешма Уфа районы территориясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны легаль булмаган рәвештә табуда гаепле дип танылды.

2019 елның августында әлеге министрлык Уфа территориаль идарәсе хокук саклау органнары белән берлектә Миловка авылы янында гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыклаган. Барлык шартларны ачыклау нәтиҗәләре буенча, эшләр "Механика" җәмгыятенең җир асты байлыкларын чыгаруга махсус рөхсәтеннән (лицензиясеннән) башка алып барылуы ачыкланган. Җәмгыятькә 800 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Бер үк вакытта оешма җитәкчесе 30 мең сумлык штраф түләячәк.

Җәмгыять суд тәртибендә законсыз эшчәнлек фактына карата дәгъва белдерергә тырышты. Әмма Башкортстан Арбитраж суды бу министрлык инспекторлары позициясен хуплады һәм "Механика" җәмгыяте гамәлләренең квалификациясе дөреслеге белән нәкъ менә законсыз җир асты байлыкларыннан файдалану буларак килеште. Әмма шул ук вакытта суд 400 мең сумлык административ штраф күләмен үзгәртте.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проекты әлеге тармакта закон буозу очракларын юкка чыгаруга да юнәлтелгән. Соңгы вакытта мондый рейларларның еш буласын искәртә министрлык.

Фото: ecology.bashkortostan.ru
Читайте нас