+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Минем бизнес" үзәге эшкуарларга ярдәм итә

Стәрлетамактагы "Минем бизнес" үзәгенең яңа офисында шәһәр һәм район эшкуарлары салым инспекциясе вәкилләре белән очрашты. Белгечләр салым салу системаларының барлык төрләре, законнардагы яңалыклар турында сөйләде.

Бизнесменнар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үткәрү эшкуарларның салым культурасын һәм грамоталылыгын арттыруга ярдәм итә.

- Безнең шәһәрдә эшкуарларга ярдәм итү үзәге ачылуга бик шатмын. Эшкуарларга мондый квалификацияле ярдәм җитмәде. Хәзер барлык сораулар буенча алар янына гына барабыз, - ди урындагы эшкуар Эдуард Мәҗитов. - Салым инспекциясе вәкилләре белән очрашуда салым салу системасының төп нечкәлекләрен белдек. Үзәк хезмәткәрләре мондый очрашуларның даими рәвештә узачагын вәгъдә итте.

Исегезгә төшерәбез, «Минем бизнес» үзәге офисы Стәрлетамакта март башында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылды. Үзәк Стәрлетамак шәһәре, Ленин проспекты, 14 адресы буенча урнашкан.

Фото: srk.nationalpriority.ru сайтыннан
Читайте нас