+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Октябрьскида парклар төзекләндерелә

Октябрьский шәһәренең 75 еллыгы уңаеннан анда өч яңа җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк.

Октябрьский шәһәренең 75 еллыгы уңаеннан анда өч яңа җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк программасын, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы елда рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Октябрьский шәһәрендә өч җәмәгать территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Эшләр Шашин һәм Закиров урамнары арасындагы, шулай ук 29нчы бистә һәм "Лукойл" автозаправкасы арасындагы паркларда, 8нче мәктәп янындагы территориядә башкарылачак.

Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча әлеге иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә подрядчы оешма билгеләнгән. Ул «УралСпецСтрой» җәмгыяте булып чыккан. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков сүзләренә караганда, әлеге подрядчының шәһәрнең 70 еллыгына Халыклар дуслыгы йортын реконструкцияләве, ә хәзер, Октябрьскийның 75 еллыгына, яңа паркларны төзекләндерүе символик мәгънәгә ия.

Фото: srk.nationalpriority.ru сайтыннан.
Читайте нас