+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Спорт белән дуслык кирәк!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында күптән түгел Октябрьский шәһәренең 3нче спорт мәктәбенә яңа тренажерлар алынды. Алар аяк, бил, арка мускулларын ныгыту өчен тәгаенләнгән.
Яңа җиһазларның бәясе — 1,9 миллион сум. Яңа җиһазлар белән тәэмин ителгәч, спорт залы хәзер бөтенләй башкача күренә, заманча һәм уңайлы.
Хакимиятнең Спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Илдар Рамазанов билгеләвенчә, мондый ярдәм аларны бик сөендергән, тренажерлар спортчыларның нәтиҗәләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Фото: pobeda.rbsmi.ru
Читайте нас