+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа мәктәп быел ишекләрен ачачак

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа районының Миловка авылында төзелүче яңа мәктәп 70 процентка әзер.

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа районының Миловка авылында төзелүче яңа мәктәп 70 процентка әзер.
Биредә мәктәп төзү 2019 елның көзендә башланды. Яңа мәгариф учреждениесенең мәйданы - 18 мең квадрат метр, ул 1225 урынга тәгаенләнгән. Объектның генераль подрядчысы җитәкчесе Илшат Әхмәтшин әйтүенчә, әле бинада эчке эшләр бара.
Сыйныф кабинетларыннан тыш, монда спорт һәм актлар заллары, туклану блогы булачак. Мәктәп территориясендә спорт һәм балалар мәйданчыклары, мини-футбол кыры эшләнәчәк.
Шуны билгеләргә кирәк: пандемия киң таралган чорда да биредә төзелеш тукталмаган. Агымдагы елның августына эшләрне тәмамларга планлаштыралар.
Фото: https://mgazeta.com/
Читайте нас