Республикада әлегә хәл тотрыклы.
26 мартта Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Илдар Гарифуллин илдә эпизоотик иминлекне тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең экспорт потенциалын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты.
"Түгәрәк өстәл" эшендә Русия Федерациясе Идел буе федераль округына керүче субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов билгеләп үткәнчә, Башкортстан үз территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын кертмәскә мөмкин.
- Республикада экологик хәл яхшы, әмма уяулыкны югалтырга ярамый, чөнки кайбер чиктәш төбәкләрдә без Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, котыру авыруы кабынуын күрәбез. Вакытында чара күрмәсәң, ситуацияне саклап калу авыр булачак, - дип билгеләп үтте федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе урынбасары.
- Уфада Идел буе федераль округының барлык ветеринария хезмәтләре вәкилләре катнашлыгында иминлек тәэмин итү мәсьәләләрен эшләү өчен округ киңәшмәсе үткәрәбез. Башкортстанны очраклы гына сайламадык, чөнки монда яхшы тәҗрибә бар, аның белән уртаклашырга була, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проекты кыргый хайваннарны авырулардан саклауны да үз эченә ала.
Фото: ecologi.bashkortostan.ru