Нуриман районында, 26 апрельдән 30 майга кадәр, бөтен республикадагы кебек үк, za.gorodsreda.ru порталында 2022 елда иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү буенча тавыш бирү узачак.
Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында узган ел үткәрелгән рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Нуриман районының Красная Горка авылында Ключевой урамында киләсе елда мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү планлаштырылган инде. Шуңа күрә бу юлы район халкы порталда элек сайланган иҗтимагый территориянең проектын сайлау өчен тавыш бирүдә катнашачак.
Нуриман районы хакимиятендә парк урнашкан микрорайонның шактый яшь булуы, балалар белән күп яшь гаиләләр яшәве турында сөйләделәр. Әлеге территорияне төзекләндерү балаларга да, өлкәннәргә дә биредә вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Белгечләр паркны төзекләндерү концепциясе спорт, уен, балалар һәм ял итү зоналарын үз эченә ала, дип аңлаттылар. Әлеге вакытта эшләнгән ике дизайн-проект бар. Бер очракта мәдәни-киңкүләм һәм гаилә чаралары үткәрүгә басым ясалган. Сәхнә урнаштырылган, периметр буенча җәяүлеләр юлы, уен һәм спорт зоналары төзелеше планлаштырылган. Икенче дизайн-проектта спорт-күңел ачу чараларына күбрәк басым ясалган, яшеллек мәйданы арттырылган.
Фото: red-key.rbsmi.ru сайтыннан.