Уфалылар 2022 елда төзекләндереләчәк шәһәр урыннарын үзләре сайлаячак.
Тиздән уфалылар өчен Бөтенрусия бердәм платформасында объектларга тавыш бирү мөмкин булачак. Хәзер муниципалитетлар тарафыннан СС системасы аша йөкләнгән иҗтимагый киңлекләр төбәк дәрәҗәсендә, шулай ук Русия Төзелеш министрлыгында модернизация уза.
2022 елда Уфада төзекләндерү эшләренә дәгъва итүче объектлар Блюхер урамыннан Октябрь проспектына кадәр Дан бульвары һәм Муса Гәрәев скверы булачак.
Бары тик сезнең катнашуыгыз нәтиҗәсендә генә әлеге җәмәгать территорияләренең тышкы кыяфәте үзгәрергә, ул шәһәр халкын һәм кунакларны үзенә тартып тору урынына әйләнергә мөмкин. Моның өчен рейтинглы тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге бар.
Исегезгә төшерәбез, халык төзекләндерү өчен территорияләрне сайлауга кагылышлы Гомумрусия тавыш бирү 26 апрельдә старт ала һәм 2021 елның 30 маена кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган объектлар «Торак һәм шәһәр мохите» гоммудәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектына керәчәк һәм 2022 елда төзекләндереләчәк.
Төзекләндерү объектларын сайлап алу процессына халыкны җәлеп итү уңайлы, кызыклы һәм төрле шәһәр тирәлеге булдырырга, шулай ук территорияләрне алга таба үстерү өчен драйвер булырга мөмкин булган чын-чынлап кирәкле иҗтимагый киңлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Әйдәгез, шәһәребезне бергәләп яхшыртыйк!
Фото: сайт администрации г. Уфа.