Стәрлетамакның "Минем бизнес" үзәге офисында "Барысы да булачак" девизы астында фуд-индустрия осталары очрашуы узды.
Пешекчеләр, кондитерлар, ит продукциясе, как, киптерелгән җиләк-җимеш, шоколад, үсемлек мае җитештерүчеләр һәм яшел тәмләткечләр үстерү буенча белгечләр туклану өлкәсенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Стәрлетамак шәһәренең бизнес-шерифы Гүзәл Ситдыйкова тармакка дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар, нигездә, арендага һәм сатуга кагылышлы сорауларны да кузгатты. Фуд-мастерлар үз продукцияләрен сата һәм шәһәр халкын эко-продуктлар белән таныштыра алачак ярминкәләр оештырырга тәкъдим иттеләр. Очрашу барышында шулай ук өй казылыгы, сыр һәм киптерелгән җиләк-җимеш продукциясе дегустациясе дә булды.
Мондый очрашулар үзәктә даими рәвештә узачак. Фуд-осталарның киләсе очрашуы 13 апрельгә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Минем бизнес» үзәге офисы Стәрлетамакта «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында шушы елның март башында ачыла. Офис Стәрлетамак шәһәре, Ленин пр., 14 адресы буенча урнашкан.
Фото: Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты.