Башкортстанның иреклеләр командасына «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохите формалаштыру проектында катнашу өчен 2211 волонтер теркәлгән.
Төбәк гомумән алганда да төзекләндерү объектлары өчен гомумрусия тавыш бирү проектына волонтерларны җәлеп итү буенча лидер булды.
Кушнаренко районыннан 37 кеше гариза биргән.
"Без 2022 елда Кушнаренко авылындагы "Самолет" паркы территориясен төзекләндерү өчен тавыш бирәчәкбез. Район үзәгендә яшәүчеләр тәкъдим ителгән ике дизайн-проектның берсен сайлаячак, ә аларга бу эштә волонтерлар ярдәм итәчәк.
Паркта АН-24 самолеты һәм таш скульптуралар урнаштырылган, төзекләндерү элементлары юк. Төзекләндерү район халкы һәм кунаклары өчен яңа уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк", - ди алар.
Фото: Альбина Вәлитова.