Акция скандинав йөрешен үстерүгә, организмны сәламәтләндерүнең хәзерге алымнары белән кызыксынуны ныгытуга, халыкта спорт-киңкүләм чараларда катнашу аша физкультура белән даими шөгыльләнүгә мотивация формалаштыруга багышланган.
Скандинав йөреше белән ел әйләнәсендә шөгыльләнергә мөмкин. Бөтен кешегә дә, теләсә кайсы вакытта, теләсә кайда.
Акциянең максаты һәм бурычлары:
- Халыкның скандинав йөреше турында мәгълүматын арттыру.
- Скандинав йөрешенә мастер-класслар үткәрү аша яңа һәвәскәрләрне җәлеп итү
- Скандинав йөреше образын һәркем өчен уңайлы спорт буларак формалаштыру һәм алга этәрү
- Кызыклы һәм төрле чаралар ярдәмендә скандинав йөреше белән даими шөгыльләнүне дәвам итүгә мотивацияне хуплау.
Фото: Эльвира Зиннурова.