+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Эшкуарлык сәгате”ндә яңа проектлар каралды

“Эшкуарлык сәгате”ндә яңа проектлар каралды“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында һәр пәнҗешәмбе Нуриман районы хакимиятендә “Эшкуарлык сәгате” уза.

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында һәр пәнҗешәмбе Нуриман районы хакимиятендә “Эшкуарлык сәгате” уза.
Узган “Эшкуарлык сәгате” форматындагы киңәшмәдә Нуриман районы эшкуарларының 3 проекты каралды. Ике эшкуар авыл хуҗалыгы юнәлешендә үз проектларын тәкъдим итте. Алар “Агростартап” субсидияләү программасында катнашу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Проектларны уңышлы гамәлгә ашырганда, районда Баш-Шиде һәм Нимесләр авылында үсемлекчелек буенча ике яңа хуҗалык барлыкка киләчәк.
Киләсе проект - кунакханә, кафе һәм автосервис комплексын үз эченә алган Красная Горк авылында юл буе сервисы объектын булдыру. Бүгенге көндә юл буе сервисын үстерү - республика икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Эшкуарга җир участогын сайлап алуда һәм рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтеләчәк.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас