Авыллар иртәгәне хәстәрләп яши.
Әй авыл, син мең шәһәрдән
мең кабат ямьле вә хуш.
Сәгыйть Рәмиев.
Авылда яшәү җиңел түгел. Монда, башлыча, көчле рухлылар, тырышлар, туган җиргә, туган нигезгә ихтирамлы, тыйнак кешеләр яши. Авыл бүген заманга яраклашырга, һәм ничек тә югалып калмаска тырыша. Реформалар башлангач үгисетелсә дә, хәзер килеп авылларга ярдәм итә торган дәүләт программалары барлыкка килде. Шөкер, авылларыбызның матди нигезен ныгыту, рухи йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләр бар.
Илеш районында төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә программа тормышка ашырыла, аларга нигезләнеп яңа социаль-көнкүреш объектлары төзелә, ремонтлана. Гомумән, район авыллары мөмкин булганча иртәгәсе көн хәстәрлекләре белән яши. Җитәкчелек халыкның көнкүрешен яхшырту өчен матди чыганаклар эзли һәм таба. Шундый чыганакларның берсе – “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы – халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә торган механизм. Ә авылда хәл итүне көткән мәсьәләләр җитәрлек. Беренче планда, әлбәттә, мәгариф учреждениеләре, социаль инфраструктура.
Бишенче ел рәттән эшләп килгән әлеге Программа авылларда төзекләндерү буенча мәсьәләләрне анык хәл итү мөмкинлеге бирде. Шуңа күрә райондагы 22 биләмәнең һәркайсы ел саен Программага эләгергә тырыша. Аның аша районда мәктәпләр һәм балалар бакчалары, ФАПлар, юллар, күперләр ремонтлана, зират коймалары яңара, тирә-як мохит зәвыклы итеп үзгәртелә. Шулай ук акча су челтәрләрен ремонтлауга, суүткәргеч башняларын төзекләндерүгә яисә насосларны алыштыруга тотыла. Саный китсәң, һәр авылда төзекләндерү буенча шактый эш эшләнгән.
Аларның һәркайсы әһәмиятле, һәркайсы халык күңеленә хуш килде. Барлыгы биш ел дәвамында йөздән артык проект гамәлгә ашырылды, 156 миллион сумлык эшләр башкарылды. 2020 елда, мәсәлән, шушы максатларга 32 миллион сум акча юнәлтелде. 7 авыл мәдәният йорты, 8 авыл мәктәбе ремонтланды, 2 спорт комплексы, МТЗ тракторы сатып алынды, юллар һәм су тәэминаты системасы ремонтланды.
Билгеле булуынча, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә дәүләт программалары кабул ителде, алар арасында федераль һәм республиканыкы дип йөртелгәннәре бар. Мәсәлән, соңгы чорда районда фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) капиталь ремонт үткәрелә, яңалары да сафка керә. Район үзәгендә, әйтик, 262 миллион сум акча сарыф ителеп төзелгән, гомум мәйданы 4,9 мең квадрат метр тәшкил иткән заманча поликлиника файдалануга тапшырылды. Гомумән, районда сәламәтлек саклау – төп игътибар үзәгендә. Утыз меңнән артык кеше яшәгән бу төбәктә үзәк дәваханә, авылларда 4 табиблык амбулаториясе, 59 стационар, 1 күчмә ФАП бар. Шуларда барлыгы 560 медицина хезмәткәре эшли. Узган ел гадәттән тыш хәл шартларында эшләп, барлык хезмәт ресурсларын диярлек пандемия белән көрәшкә мобилизацияләргә туры килде. Район үзәк дәваханәсе табиблары һәм урта медицина персоналы тарафыннан аеруча актив оештыру һәм дәвалау эшләре башкарылды. Аларга тиешле эш шартлары тудыру, торак белән тәэмин итү, гомумән, сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтүне оештыру районда көнүзәк бурыч санала. Югары уку йортларына кереп белгечлек алган яшьләрнең туган төбәгенә кайтуы аеруча сөендерә. Соңгы чорда гына район үзәк дәваханәсенә барлыгы кырыктан артык табиб кайткан.
Пандемия район мәгариф системасының белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. 2020 елның 6 апреленнән районның барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчте. Катлаулы чор булса да, социаль юнәлешле төзелешләрдә эшләр тукталып тормады. Әйтик, район бюджеты акчасы исәбенә Югары Манчар урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Авыл белем бирү учреждениеләрендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру максатында Иштерәк төп мәктәбенең спорт залы заманча итеп ремонтланды. Бу уку йортында, шулай ук, тәрәзәләр, идәннәр алмаштырылды. 2019 елда шушы ук бинада урнашкан балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган иде. Кыскасы, хәзер Иштерәк мәктәбендә дә, районның башка мәктәпләрендәге кебек, матди база һәм белем бирү өчен тудырылган шартлар шәһәрнекеннән һич ким түгел. Балалар санына бүлеп исәпләгән квадрат метрлар буенча өстенрәк тә. Шулай ук узган ел ахырында Рсай авылында – 2 төркемгә исәпләнгән балалар бакчасы, Ябалак авылында 300 урынга исәпләнгән заманча мәдәният йорты сафка керде.
Балаларның җәйге ялын тиешенчә оештыру да – райондагы иң мөһим социаль программаларның берсе. Ялны оештыру белән беррәттән, аларның сәламәтлеген кайгырту, хәвефсезлеген тәэмин итү район хакимияте һәм мәгариф идарәсенә йөкләтелгән иң җаваплы бурычлардан санала. “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагеренда 216 урынга исәпләнгән яңа заманча йокы корпусы һәм спорт корылмалары төзелә, бу исә әлеге учреждениене ел әйләнәсе эш режимына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы каникулларда ук сәламәтләндерү лагере балаларны ял иттерергә әзер.
Район буенча узган елда барлыгы 17 250 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күпчелеге – шәхси йортлар. Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы кысаларында район үзәген-дәге Ходайбирдин урамындагы яңа йортта 35 гаилә төзекләндерелгән, заманча фатирлар алды. Агымдагы елда да бу юнәлештә эш дәвам итә. Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү һәм ятим балаларны тәэмин итү өчен район үзәгендә күпфатирлы йортларны төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Илеш – аграр район. Аның социаль-икътисади иминлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ничек эшләвенә турыдан-туры бәйле.
Ел дәвамында эре һәм урта предприятиеләр буенча 1147400 мең сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. Бу, 2019 ел дәрәҗәсенә карата, 107,8 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгындагы тулай продукция күләме 4 миллиард 542 миллион сумга җиткән, ягъни узган ел күрсәткеченә карата – 105 процент. Төп капиталга инвестицияләр салу 355 миллион сум тәшкил итте, бу – 2019 ел белән чагыштырганда, 167,6 процент.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2020 елны яхшы хезмәт казанышлары белән төгәлләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 202,2 мең тонна ашлык җыеп алды, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итте. Бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча район республикада – өченче, сөт җитештерү буенча – икенче урында.
2021 елның 1 гыйнварына муниципаль районда 602 кече һәм урта малтабарлык субъекты исәпләнә, 5 урта, 26 кече предприятие, 571 микропредприятие теркәлгән. Ел саен кече һәм урта малтабарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча программа эшләнә. 2020 елда шушы муниципаль программа чараларын тормышка ашыруга 7,6 миллион сум бүлеп бирелде.
– Безнең төп эшебез, төп юнәлешебез – халыкның көнкүрешен яхшырту өчен шартлар тудыру, – ди район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. – Белүегезчә, Башкортстанда байтак республика социаль программалары гамәлгә керде, Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы федераль гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Болар барысы бергә – демографияне яхшыртуны, сәламәтлек саклауның сыйфатын күтәрү һәм тар-макның матди базасын яхшыртуны, яхшы юллар булдыруны, гомумән, инфраструктураны төзекләндерү һәм яхшыртуны күздә тота. Менә шушы программаларны тормышка ашыру өчен дәүләт тарафыннан ил буенча йөзләрчә миллиард сум акча тотыла. Әле-ге программаларда катнашу районда яңа объект төзү, яки элеккесен яңарту дигән сүз. Билгеле булуынча, бүген иң зур проблемаларның берсе – авылны, авыл халкын саклап калу. Русия буенча саннар аянычлы, авыл халкы кими. Бездә күп кенә социаль объектлар төзү, сәламәтлек саклау тармагына беренчел игътибар бирү нәтиҗәсендә, бу уңайдан хәлләрне зарланырлык дип булмый. Элек тә авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү иң зур бурычларның берсе санала иде. Утыз ел элек авыл өендә газ, җылы су, бәдрәф булдыру, урамнарга асфальт җәю зур хыял иде. Бүген, беләсез, яшәү шартлары буенча авыл белән шәһәр арасында аерма зур түгел. Күп кенә төбәкләр өчен бу – әле дә зур хыял. Башкортстанга яңа җитәкчелек килгәч, социаль сәясәттәге үзгәрешләр, кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга яңача юнәлеш алу – авыл тормышында аерым бер сәхифә, тормыш сыйфатын яхшыртуның яңа этабы дип тә әйтергә мөмкин.
Бүгенге авыл заманча инфраструктурасы белән генә түгел, ә максатчан, эшсөяр кешеләре белән матур. Авыл-ның киләчәген кайгыртканда, әлбәттә, яшьләр белән эшләү беренче планда тора. Балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү дә көн кадагыннан төшәргә тиеш түгел. Чөнки ватанпәрвәрлек сүзенең чын мәгънәсе ура-патриотизм гына түгел, ә туган төяк, ата-бабалар нигезе һәм аларның матур эшләре белән горурлану да. Кайбе-рәүләр боларны яңгыравык сүз дип тә уйларга мөмкин. Әмма Илештә мәктәп, мәдәният учреждениеләре белән берлектә бу юнәлештә даими рәвештә эшлиләр. Яшьләрне спортка җәлеп итү, аларда сәламәт яшәү рәвешенә, туган авылга, аның табигатенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләү биредә анык чаралар аша тормышка ашырыла.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,