Кичә «Ашыгыч экспорт ярдәме" республика мобиль бригадасы районның экспорт юнәлешле предприятиеләрендә булды.
Аның составында - Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, Экспортка ярдәм итү үзәге, Уфа шәһәрендәге Русия экспорт үзәге вәкиллеге, Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыклары, «Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе» җәмгыяте, «Сынау үзәге» белгечләре.
Проектның төп бурычы - республика экспортын чит илләр базарына чыгару өчен потенциаль экспортерларны ачыклау.
Сәфәр барышында «Дәүләкән аяк киемнәре фабрикасы» җәмгыятенең җитештерү мәйданчыклары каралды, экспортка чыгу планы һәм дәүләт ярдәме чаралары белән шәхси юл карталарын әзерләү өчен чек-листлар тутырылды.
Предприятие җитәкчесе Светлана Хәбибуллина сүзләренә караганда, бу - чит ил базарлары белән хезмәттәшлек итү алгоритмнарын эшләү буенча нәтиҗәле ярдәм, ул тәэмин итү географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге чара "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: Виктория Шәвәлиева