+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Сабантуй мәйданы нинди булсын? Үзегез сайлагыз!

Республиканың Мишкә районында яшәүчеләр 2022 елда төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләрен сайлый алачак. Ә сез кайсын сайлар идегез?

Республиканың Мишкә районында яшәүчеләр 2022 елда төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләрен сайлый алачак. Ә сез кайсын сайлар идегез?

Мишкә районында җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча тавыш бирү оештырыла. Ул 26 апрельдән 30 майга кадәр 22.gorodsreda.ru. федераль платформасында булачак.

Биредә яшәүчеләр халык иң күп йөри торган җәмәгать урыннарының дизайнын «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында бүлеп бирелгән бюджет акчалары хисабына булдырачак.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә 14 яше тулган һәм район территориясендә даими теркәлү булганда катнашырга мөмкин. Сораштыру мөмкин кадәр җиңел оештырылган, теркәүне "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша да башкарып була, шулай ук телефон номеры ярдәмендә идентификация узарга мөмкин булачак.

Мишкә районында 2022 елда төзекләндерү эшләренә дәгъва итүче объектлар:
- Мишкә авылының Сабантуй мәйданы янында Инәк елгасы яр буе;
- Чурай авылы янында Чурай елгасы яр буе һәм «Кугу памаш» чишмәсе.

Мишкә районы хакимияте халык игътибарына аларның дизайн-проектларын тәкъдим итә. Алар хакимият сайтында урын алган.

Фото : Администрация муниципального района Мишкинский район Республики Башкортостан


Читайте нас