Кырмыскалы районында байтак яшь гаиләләр, бирегә эшкә килүче табиблар һәм башка категория гражданнар төрле программалар ярдәмендә торак мәсьәләсен уңай хәл итә.
Бу көннәрдә район хакимиятендә чираттагы шатлыклы вакыйга узды - бу юлы Матросовка авылында яшәүче Сергей Трофимовка торак сертификаты тапшырылды. Мондый хокукны ул Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак алды.
Бу акча Сергей Александровичка үз торагын сатып алырга яисә төзергә мөмкинлек бирә. Моның өчен аның 4 ай вакыты булачак. Әлеге категория гражданнарга мондый төрдәге социаль ярдәм федераль бюджет акчалары исәбенә күрсәтелә.
Район хакимияте мәгълүматлары буенча, Сергей Трофимов - бу төрдәге акчалата сертификатка ия булучыларның беренчесе. Исемлектә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан тагын дүрт кеше бар, әле алар үз чиратын көтә. Тиздән башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарының да торак мәсьәләсе уңай хәл ителер, дип ышанасы килә.
Фото: район хакимиятенең социаль челтәрдәге битеннән.