Башкаланың иң тыгын урыннарыннан саналучы Әй урамында төзекләндерү эшләре бара.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында реконструкциягә бәйле, 8 Март урамындагы газүткәргечтә эшләр башкарыла.
Шул сәбәпле, Әй һәм 8 Март урамнары киселешеннән алып Әй урамы буенча 87нче йортка кадәр юлның ике полосасында транспорт хәрәкәте өлешләтә ябыла.
Чикләүләр 5 апрельдә 00.00 сәгатьтән 8 апрельнең 24.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак. Транспорт хәрәкәте ике яктагы буш полосалардан дәвам итәчәк.
Уфа шәһәре хакимияте чикләүләрне аңлап кабул итүне сорый, уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм маршрутны алдан билгеләргә киңәш итә.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.