Виртуаль концерт залы ярдәмендә хәзер Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе чараларын Русия һәм чит илләрнең теләсә кайсы почмагыннан карый ала.
Ул узган елның ноябрендә республикада «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ачылды.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә биредә «Дуслык биюе» концерт программасы күрсәтелде. Ә 16 апрельдә, җомга көнне, 19:00 сәгатьтә «Музыка русской души» концерты узачак.
Ә 25 апрельдә 12:00 сәгатьтә балалар өчен «Җир сәгате» дигән музыкаль-интерактив программа узачак. Музыкаль-әдәби лекторий артистлары экологик квест элементлары белән лекция-концерт рәвешендә программа тәкъдим итәчәк, анда катнашучылар, экологик темага биремнәрне үтәргә теләп, планлаштырылган сюжет буенча узачак. Бу чара аеруча мәктәп укучыларына файдалы булачак.
Фото: Мәдәният министрлыгы сайтыннан.