+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күгәрчен китапханәсе милли әдәбиятка баеды

Республикада яңа модельле китапханәләр арта.

Республикада яңа модельле китапханәләр арта.

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында республикада яңа модельле китапханәләр булдырыла.

Әлеге проект кысаларында Күгәрчен үзәк район китапханәсе милли телләрдә әдәбият сатып алды. Хезмәткәрләр “Китап”, “Таткнигоиздат”, “Инеш” нәшриятлары белән актив эш алып барды. Китапханә фонды төрле яшьтәге китап укучылар өчен милли телләрдә басылган яңа басмалар, шул исәптән танып-белү һәм белешмә әдәбият белән тулыланды.

“Без “Мәдәният" гомумдәүләт проектында катнашу һәм туган якны өйрәнү бүлегенең фондын яңарту мөмкинлегенә бик шат. Хәзер без күпләр сораган, әмма китапханәдә андый әдәбият булмау сәбәпле җавапсыз калдырган укучыларыбызның теләк-үтенечләрен дә үти алачакбыз”, – дип белдерде Күгәрчен үзәк район китапханәсенең туган якны өйрәнү бүлеге баш китапханәчесе Светлана Халикова.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас