Балакатай районында яңа балалар бакчасы ачылды.
Биердәге Ямаш авылында 95 урынлык балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Аны Русия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзеделәр.
Балалар бакчасы 5 төркемгә исәпләнгән, шуның берсе - ясле төркеме. Бинада азык-төлек, медицина блогы, музыка залы, төркемнәр һәм йокы бүлмәләре бар. Территориядә резин өслекле биш уен зонасы каралган, комлыклар, карусельләр, таучыклар урнаштырылган.
Балакатай районы хакимияте башлыгы Мәсхүт Миңгалиев сүзләренә караганда, балалар бакчасы иң заманча технологияләр буенча төзелгән һәм нәниләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен кирәкле бөтен нәрсәгә ия.
- Иске балалар бакчасы 1896 һәм 1916 елда төзелгән ике җайлаштырылган бинада урнашкан иңе. Биналарның начар хәлдә булуы аңлашыла. Яңа балалар бакчасын файдалануга тапшыру мәктәпкәчә учреждениеләргә чират проблемасын хәл итте. Биредә балаларга уңайлы булыр дип ышанам, – дип өстәде хакимият башлыгының төзелеш буенча урынбасары Константин Гладышев.
2020 елда Русиядә балалар бакчаларында 120 мең яңа урын барлыкка килде. Башкортстанда узган ел 25 балалар бакчасы төзелде һәм 98 мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт ясалды. Нәтиҗәдә балалар бакчаларында 6,3 мең өстәмә урын барлыкка килде.
Фото: Администарция Белокатайского района.