Бирегә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә килә.
«Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Күгәрчен үзәк район китапханәсе кече яшьтәге укучыларга иҗат итү өчен товарлар сатып алды: акварель буяулар, гуашь, пумалалар, рәсем ясау өчен кәгазь, төрле төстәге сәйлән, җеп һәм энәләр, атлас тасмалар, эшләнмәләр тегү өчен тукымалар һәм башкалар.
"Күпләр китапханәгә китап алырга гына йөриләр дип саный, ләкин алар ялгыша. Заманча китапханә - ул уку гына түгел, иҗат белән дә шөгыльләнергә мөмкин булган тулы бер мәдәни үзәк. Ә бала өчен иҗат нәрсә ул? Бу - аның тылсымлы иҗат итү дөньясы. Бу - аның фантазиясе, хыял үсеше дөньясы. Бала иҗат белән шөгыльләнүдән зур файда ала", - ди Күгәрчен үзәк район китапханәсенең балалар бүлеге баш китапханәчесе Эльвира Мансурова.
Шулай итеп, "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында китапханә хезмәткәрләренең яңа модельле китапханәләрен булдыру, андагы юнәлешләрне киңәйтү мөмкинлеге барлыкка килде.
Фото: srk.nationalpriotity.ru