+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Авылларда талантларга юл ачыла

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда да заманча мәдәният йортлары ачылу — матур күренеш.

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда да заманча мәдәният йортлары ачылу — матур күренеш.
Безнең республиканың байтак авылларында мондый клублар ачылды һәм ачылуын дәвам итә. Мәсәлән, Караидел районында быел янә күпфункцияле ике авыл мәдәният йорты ачылачак.
Объектларның берсе — Караяр авылындагы 150 урынлык клуб. Икенче мәдәният учреждениесе Яугилде авылында булачак. Эшләр үткән елның маенда башланган. Караярдагы клуб төзелеше һәм аның мәдәният хезмәткәрләренең матур эшчәнлеге турында былтыр "Кызыл таң"да да саллы мәкаләләр дөнья күргән иде.
Мәдәният министрлыгында билгеләүләренчә, төзелүче объектларга 51 миллион сумлык финанслау каралган. Ул “Республика инвестицион адреслы программа” аша тормышка ашырыла.
Мәдәният йортларын төзү буенча иң катлаулы эшләр тәмамланган инде. Әле плитә җәелә, тышкы эшләр башкарыла.
Караидел районында Караяр һәм Яугилде авыллары халкының талантлары белән аерылып торуын да билгелиләр. Алар күп чараларда матур уңышларга ирешкән. Яңа клублар талантлы авыл кешеләренә сәләтләрен күрсәтергә, үстерергә, күңелле, фәһемле чаралар үткәрергә мөмкинлекләр ачачак.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас