Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың мәдәният учреждениеләренә заманча җиһазлар кайтарылу дәвам итә.
Бу көннәрдә Уфаның 3нче Балалар сәнгать мәктәбе яңа «Yamaha» рояле алды. Аны алуга федераль бюджеттан — 1,4 миллион, шәһәр бюджетыннан 116 мең сум бүленгән.
Сыйфатлы, яңа музыкаль инструментлар кайтуы биредәге педагогларга һәм тәрбияләнүчеләргә осталык дәрәҗәсен күтәрергә, конкурс-фестивальләрдә зур уңышлар яуларга мөмкинлек бирәчәк.
Уку йорты директоры Павел Киселев билгеләвенчә, яңа рояльле булгач, бүлекнең фортепиано концертларының яңгырашы чагурак, матуррак була башлаган.
Яңа җиһазга, әлбәттә, иң нык сөенгәне — биредә укучылар. Музыка дөньясына барлык күңелен биргән балаларга уңышларның зуррагын телик!