"Демография" гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» проектын тормышка ашыру кысаларында Гафури егетләре ел саен ГТО нормативларын тапшыруда үз көчләрен сынап караячак.
9 апрельдә Красноусол авылының «Зилим» физкультура-спорт комплексында белем бирү оешмалары укучылары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының район фестивале узды.
Бәйрәмгә 140тан артык кыз һәм малай җыелды. Сынау программасы йөгерү, сикерү, йөзү һәм башка нормативларны үтәүне үз эченә алды.
Балалар рәхәтләнеп ГТО комплексының яңа мобиль җиһазларында үз көчләрен сынап карады. Күнегүләрне башкару чын-чынлап ярыш рухы уятты. Һәр мәйданчыкта, һәр спорт снаряды янында катнашучылар чираттагы баскычны үтәргә, барлык көчләрне җыеп, теләгән нәтиҗәгә ирешергә тырышты.
«Мондый спорт бәйрәмнәре бездә һәрвакыт күңелле һәм кызыклы уза. Бүген барлык укучылар да нормативларны уңышлы тапшырды һәм сәламәтлекләрен ныгытып кына калмый, яхшы кәеф тә алдылар», – диде Красноусол авылы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры, Гафури районының ГТО тест үткәрү үзәге җитәкчесе Ленар Сәйфуллин.
Фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары ГТО хәрәкәтендә актив катнашкан өчен Гафури районы хакимияте грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Фото: Лариса Дәүләтшина.