Күптән түгел Илеш районы үзәк китапханәсендә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Кеше, галәм, җиһан» дигән кичә үткәрелде.
- 1977-79 елларда космонавтларның җиһанга очуын тәэмин иткән легендар үлчәү комплексының бер корабында хезмәт иткән якташыбыз, Русия Космонавтика федерациясенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе ярдәмчесе Илдар Хөснуллин тематик сәгатькә чакырылган иде.
Илдар Җәүдәт улы чарада катнашучыларга үз хезмәтенең ничек һәм кайда узуы, нинди сугышчан бурычларны үтәве һәм иң кызыгы - үзенең хезмәте җиһан белән бәйле булуы турында сөйләде. Илдар Җәүдәт улының кызыклы чыгышы аның хезмәт чорындагы фоторәсемнәре слайд-презентация аша күрсәтелде.
Кешенең җиһанга беренче очышы турында видеороликлар күрсәтелде, беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләнде. Бу фәһемле чарада укучы балалар, килгән кунаклар бик күп кызыклы мәгълүмат алды, - диде үзәкләштерелгән район китапханәсе директоры Айгөл Якупова.
Чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.
Фото: /vk.com